Тату туганнар корея халык кияте

«И.Тукатарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясе» темасына дәрес конспекты
план-конспект урока по теме

Конспект урока литературного чтения для II класса

Скачать:

Вложение Размер
i.tukatarnyn_yalkau_ochen_botka_suyngan_hikyase.doc 48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызының

әдәби уку дәресенә план һәм конспекты

Тема: И.Тукатарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясе.

1) укучыларны И.Тукатарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясе белән таныштыру, дөрес укырга өйрәтү;

2) укучыларның уку күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету;

3) укучыларда эш карата мәхәббәт, тырышлык, эшчәнлекне тәрбияләү.

Җиhазлау: дәреслек, презентация, рәсемнәр, компьютер һ.б.

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү

Кулланылган методлар һәм алымнар: укытучы укуы, әңгәмә, сүзлек белән эш, аңлатмалар бирү, әсәрне уку, әсәргә иллюстрацияләр карау, сорауларга җаваплар бирү һ.б.

  • Оештыру
  • Исәнләшү, укучыларны барлау;
  • Укучыларның игътибарын туплау; дәрес материалын теләп үзләштерү өчен, уңай психологик халәт булдыру.
  • Актуальләштерү
  • Үткән дәрес материалын искә төшерү;
  • Өй эшен тикшерү – “Дәү әти” шигырен сәнгатьле уку;
  • Әсәр турында фикер алышу.
  • Яңа белем турында һәм күнекмәләр бирү
  • Укучыларны дәреснең темасы белән таныштыру;
  • Әкият жанры турында сөйләшү;
  • Сүзлек өстендә эш;
  • “Тату туганнар” корея халык әкияте белән танышу.
  • Физкультминутка.
  • Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту
  • Сорау-җавап рәвешендә әсәргә анализ ясау;
  • Рәсем белән эш.
  • Дәресне йомгаклау
  • Өй эше бирү;
  • Актив укучыларны билгеләү, билгеләр кую.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

укучы: Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы: Бер-беребезгә уңышлы көн теләп, бүгенге уку дәресен башлап җибәрәбез, укучылар!

Укытучы: Сүзне дежур укучыга бирәбез. (Укучыларны барлау)

Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә без нәрсә укыдык? Кайсы язучының әсәре белән таныштык?

укучы: Узган дәрестә без И.Туктарның “Борын” хикәясен укыдык.

Укытучы: Укучылар, “борыны күтәрелгән”, “борыны төшкән” дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Дөрес, укучылар! Бу сүзләр туры мәгънәдә кулланылмый. Борын күтәрелә – масаю, мактану, ә борын төшү үпкәләү дигәнне аңлата.

3. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

Укытучы: Укучылар, бүген без И.Тукатарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясен укырбыз. Аңа кадәр, укучылар, рәсемнәргә карагыз әле: сез алар буенча нәрсә әйтә аласыз?

(Укучылар фикер алыша)

Укытучы: Яхшы! Хикәядә сүз нәрсә турында бара соң, укып карыйк.

Укытучы: Хикәянене укый башлаганчы, аңлаешсыз сүзләрне аңлатыйк, укучылар.

Җиңнәребезне сызганып – подняв рукава

Кашык кадәр көрәк – лопата размером в ложки

ботка пешкәнен көтимме – подождать пока сварится каша

төш җиткәнче – до обеда

бездән калышма – не отставай от нас

әйләнеп кайтып өлгермәссез – не успеете вернуться

артыгыздан куып җитәрмен – догоню вас

йокымсырап – впадая в дремоту

көрәк кадәр зур кашык – большая ложка размером в лопату

ботка суынмас борын – пока не отстыла каша

Хикәяне өлешләп уку .

Укытучы : Укучылар, “Очты-очты” уенын уйнап алыйк әле!

Укучылар торып басалар, игътибар белән укытучыны тыңлап, очу хәрәкәтләре ясыйлар.

“Очты очты каргалар очты, . агачлар, казлар. чыпчыклар, канатлар һ.б.”

4. Белем hәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы : Укучылар, ялкауның көрәге һәм кашыгы нинди?

(Укучыларның җаваплары тыңланыла)

Укытучы : Әйе! Аларга карап ялкауның нәрсә яратканын әйтеп буламы? Балалар эшкә барганда. Ялкау иничек басып тора? Икенче һәм җиденче җөмләләргә игътибар ит.

укучы : Ялкау – ялкау малай, ул дуслары белән бергә эшләргә теләми, ә ашаганда алардан да күбрәк ашарга тели.

Укытучы : Укучылар, дөрес! Ул ашарга ничек килә?

(Укучылар тиешле җөмләләрне табып укыйлар)

Укытучы : Балалар Ялкауны ашатмыйча дөрес эшләгәннәрме?

укучы : Балалар Ялкауны ашатмыйча дөрес эшләгәннәр.

Укытучы : Укучылар, хикәядән әйтем булырлык җөмләне табыгыз әле. Аны нинди кешеләргә әйтергә кирәк?

(укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы : Укучылар, хикәяне дәвам итеп карагыз әле. Бу сүзләрдән соң Ялкау белән нинди хәлләр булырга мөмкин

(Укучылар җавап бирә)

5. Дәресне йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

Укытучы : Әйе, ялкау булырга ярамый, башкалар белән бергә эшләп, башкалар белән бергә ашарга кирәк .

Өй эше бирү . Укырга, эчтәлеген сөйләргә.

Укытучы: Укучылар, бүген дәрестә бик актив булдыгыз! Сау булыгыз, укучылар!

укучы : Саубулыгыз, укытучы апа!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация конспекта урока на немецком языке в программе Power Point по теме «Немецкая пресса для подростков» и конспект в программе Word показывают некоторые приёмы работы по теме «СМИ» .

Урок с использованием ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль «Фотоэффект» для базового уровня старшей школы. В практический модуль входи.

6 нчы сыйныфта Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнү һәм анаың шигырьләрен укып анализлау. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч.

Интегрированное занятие «Поздняя осень». Использовался как открытое занятие в ДОУ со старшее группой.

Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Ул хәзинәләрнең күпчелек ө.

В ходе подготовки к урокам использовались современные информационные технологии. Участники проектной деятельности в ходе подготовки к уроку использовали свободное образовательное пространство сети Инт.

Классный час на тему «Туганнарны хөрмәтләү”

Матерал для классного часа для учителей начальных классов со словами Ризаэддина Фахреддина

Просмотр содержимого документа
«Классный час на тему «Туганнарны хөрмәтләү”»

Уку дәресе 2-нче сыйныф «Туганнарны хөрмәтләү”

I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Максат: әсәр белән танышу, образлар турында әңгәмә алып бару, төп герой образларына карата горурлык хисе тәрбияләү, балаларга гаиләдә дөрес тәрбия бирү; сөйләм телен баету өстендә эшне дәвам итү.

Җиһазлар: Р.Фәхреддин “Балаларга үгет- нәсыйхәт “ китабы; мәкальләр язылган битләр” дәреслек ,2004 ел

хөрмәт сүзе нәрсәне аңлата?(. )

Әйе, балалар дөрес.Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә : хөрмәт- кемнең дә булса, хезмәтләренә , уңай сыйфатларына карап, аны олылау , зурлау, ихтирам хисе”.

Ә сез бер- берегезне хөрмәт итәсезме?

Сез ничек уйлыйсыз, тату сүзе хөрмәт сүзенә синоним була аламы?

”Туганнарның хакларын үтә. ”

Ризыгы киң булуын һәм гомеренең озын булуын теләгән кеше туганнары белән элемтәне өзмәсен.”

Балалар, сез бу хәдисне ничек аңлыйсыз?

Бөек мәгърифәтче Риза Фәхреддин бу хәдискә таянып,нәсыйхәт яза:

Риза Фәхр. “Балаларга үгет-нәсыйхәт”- Туганнар. 18 нче бит ачып укыйбыз.

3. Төркемнәрдә эшләү

Сезнең гаиләгездә бу кагыйдәләр кулланыламы?

Кулланылса , кайсылары? Укып бирегез.

Дәреслектән “Тату туганнар” корея халык әкиятен уку.

Текст буенча сөйләшү.

Әкият ничек башланып китә?

Туганнар яхшылыкны күрсәтеп, сиздереп эшләгәннәрме?

Әкият нинди булырга өйрәтә?

Әкиятнең исеме эчтәлегенә туры киләме?

6.Балаларны,тату итеп аларны кем тәрбияләгән?

(. ) Әйе, гаилә — ул -әхлак тәрбиясенең чын нигезе.

Бала гаиләдә нәрсә күрсә, үскәч тә шуларны кабатлаячак.

Риза Фәхреддиннең әти-әни турында бер нәсыйхәте белән таныштырып китәм:Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт” 2006. – 64-65нче битләр.

“ Гаиләнең нигезе ата-ана белән төзелер.

-ата-ананың балаларына карата булган вазифалары;

-балаларның ата- аналарына карат булган вазифалары;

-туганнарның һәм кардәшләрнең бер- берләренә карата булган вазифалары.

Шуларны 57 нче биттән укып карыйк әле.

-Сезнең гаиләдә үтәлә торган нәсыйхәтләрне

8.Балалар, туганлык, татулык турында Риза Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләр бар.

Дөньяда иң авыр нәрсә — ризык аз вә гакыл күп булып икесе бергә җыелудыр.

-Күңелне үзенә тартучы нәрсә- кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер.

Туганлык дәвам иткән вакытында ныгый бара.

Туганлык – кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр.

-Бүген дәрестә нинди әкият укыдык? Ул ничек дип атала?

— Үзегез өчен яңалык алдыгызмы?

10. Укучыларның эшләрен чагыштыру, бәяләү.

11. Өй эше. Әкияткә карата рәсемнәр ясап килү.

План урока

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 2 нче сыйныф өчен Р.Х.Ягъфәрова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2008), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

— татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, теленә хөрмәт белән карау хисе

— татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

— сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;

— телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

— телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне дөрес куллана белү;

— укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;

— халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Балалар, әйдәгез мәктәпкә!

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта

Гаилә һәм туганнар.

Ак чәчәкләр ява

Үзе яхшының эше дә яхшы.

Туган җир, туган ил

Яз. Язгы табигать

Төрле халык әкиятләре.

Балалар, әйдәгез мәктәпкә! –6

Мәктәп, белем алу, дөрес эшләргә өйрәтү..

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта.-6

Кешеләрнең көзге эшләре. Хайван һәм кош-кортларның көзге тормышы. Табигать дөньясына кешеләрнең мөнәсәбәтенә багышланган әсәрләр.Көзге табигатькә экскурсия һәм көзге үзгәрешләрне күзәтү.

Гаилә һәм туганнар.-7

Гаиләдә әти-әни, әби-бабай, абый-апалар, мәктәп укучылары һәм кечкенәләрнең яшәешләре, эшләре, укулары, үзара мөнәсәбәтләре турындагы әсәрләр. Әби, әни, апалар һәм аларның эш-шөгыльләре, бәйрәмнәре турында әсәрләр.

Әдәп-әхлак. Гомумкешелеккә хас яхшы әдәп-әхлак сыйфатларын начар гадәтләрдән аера белергә, «бәхет — әдәп-әхлакта, байлык — сәламәтлектә» һәм хезмәттә булганны сурәтләүче әсәрләр.

Ак чәчәкләр ява.- 6

Кышкы табигать. Балаларның кышкы уку, уеннары. Кешеләрнең кышкы эшләре, хайван, кош-кортларның кышкы тормышы, кешеләрнең ал арга ярдәм итүләре турындагы әсәрләр.

Үзе яхшының эше дә яхшы. – 5

Кеше хезмәтенең өч төре дә (физик хезмәт, акыл хезмәте, рухи хезмәт) кешеләргә игелекле булу, үзең яшәгән, җирдә үсемлек һәм тереклекләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле’ булу, шәхси, күмәк хезмәт, хосусый милек турындагы әсәр-ләрне уку.

Туган җир, туган ил- 7

Туган җирне ярату һәм аны саклау.Татарстан турында белемнәрне тулыландыру.

Яз. Язгы табигать.- 6

Кешеләрнең язгы эшләре, язын тереклек һәм үсемлекләр дөньясының уянуы; беренче яшеллекләр; чәчәкләр, кошларны каршылау.3

Төрле халык әкиятләре.-9

Тормыш һәм хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр, хыялый хикәятләр

Табигатьтәге ,тормыштагы, кешеләр күңелендәге үзгәрешләр. Урманда әдәплелек дәресләре.

Үткәннәрне кабатлау- 3

Яттан сөйләү өчен әсәрләр:

Габдулла Тукай. Туган тел. Җир йокысы.. Безнең гаилә .Кояш ..

Бари Рәхмәт. Кошлар киткәндә.

Муса Җәлил.Көз җитте.

Гасим Лотфи. Сыерчык.

Зәкия Туфайлова .Туган ил.

Роберт Миңнуллин. Әни.

Шәүкәт Галиев .Рус казлары: га-га-га.

Уку күнекмәләре. Беренче ярты ел. Аңлап, дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, иҗек төзелеше гади сүзләрне бөтен
килеш уку. Таныш булмаган текстны уку тизлеге — бер минутка 40 сүз.

Икенче ярты елда аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку. Таныш булмаган текстны уку тизлеге — бер минутка 50 сүз. Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү. Өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку.

Текст өстендә эшләү. Бәйләнешле итеп сөйләү. Текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү, укыган әсәрне бәяли белү. Укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

Текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтләп сөйләү. Хикәяләү эзлеклелеген саклап, бер үк сүзләрне кабатламыйча, җентекле итеп, сюжеты ачык булган кечкенә әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

Әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне табып укып күрсәтү.

Укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укылган әсәрнең төп уен билгеләү.

Әдәби әсәр авторының теленә, сурәтләү чараларына игътибар итү — укытучы җитәкчелегендә сыйныф белән тикшерү (эпитет, чагыштыру, сынландыру, метафораларны терминнарын әйтмичә генә күзәтү).

Мәгънәләре бер-беренә якын торган сүзләрне чагыштыру, тексттагы сүз һәм әйтелмәләрне, күп мәгънәле сүзләрнең гади очракларын аеру, тексттагы вакыйгаларны, анда катнашучыларны һәм табигать күренешләрен характерлаучы сүз һәм әйтелмәләрне укытучы җитәкчелегендә эзләп табуһәм шулар ярдәмендә тиешле күренешләрне телдән тасвирлау.

Әкият, хикәя һәм шигырьне гамәли аеру, чагыштырып укып күрсәтү.

Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү). Сүзләрне дөрес әйтү.

Уку китабында ориентлашу. «Эчтәлек» белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, укыла торган әсәргә карата бирелгән сораулар һәм биремнәрдән укытучы ярдәмендә файдалана белергә өйрәнү.

Балалар китабы белән эшләү. Белем алу, эш осталыгыңа өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләре булдыру. Китапның төп элементларын аера белү: китап тышлыгы, китап төбе, китап битләре. Китапны саклап тоту кагыйдәләре.

Бер китапта ориентлашу. Авторына, китап исеменә, рәсемнәренә карап, әсәр эчтәлеген аера белү (беренче ярты елда); кем яки нәрсә турында укылды, тыңланды, шул сорауларга җавап бирү. 3—4 китаптан торган төркемдә ориентлашу, уку темасын билгеләү, тәкъдим ителгән билгеләргә карап, китап сайлый белү. Укытучы сораулары буенча укылган әсәр эчтәлеген бергәләп сөйләү-тикшерү, фикер алышу күнекмәләрен ныгыту, әсәрдәге хәлләрне, анда катнашучыларның үз-үзләрен ничек тотуларын, холыкларын, кыланышларын әхлакый бәяләү.

Китап күргәзмәсе оештыру, китап тәкъдим итү плакаты белән (беренче ярты ел), тышлык картотекасы һәм гади каталог карточкасы белән (икенче ярты ел) таныштыру.

Беренче һәм икенче уку елы дәвамында үзләре берничә кат караган һәм укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу.

Балалар китабын мөстәкыйль укуга карата укучыда уңай мөнәсәбәт булдыру һәм дәрестән тыш эшләрдә аны ныгыту; сыйныф уку почмагын чиста, тәртипле тоту, уку почмагы аша әдәби уеннар белән таныштыру, укыган әсәрләрдәге аерым күренешләрне сәхнәләштерү.

Уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, журналлар белән таныштыра бару.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстәкыйль уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.

Кычкырып, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку тизлеге (1 минутка)

Читайте также:  Как быстро выгорает татуировка
Оцените статью