“Тату гаилә – ил терәге”
методическая разработка на тему
«Тату гаилә-ил терәге» әти-әниләр өчен үткәрелгән гаилә бәйрәме. Гаиләләр төрле дәресләрдә катнаша, үз белемнәрен сынап карыйлар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
“Тату гаилә – ил терәге” (Әти-әниләр өчен үткәрелгән гаилә бәйрәме) | 27.79 КБ |
Предварительный просмотр:
Ал.б . Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар , килгән кунаклар! Һәр кешегә , дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, ял да итә белергә кирәк.Менә без дә бүген шундый бәйрәмнәрнең берсенә — “Гаилә бәйрәме”нә җыелдык. Гаилә — һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була.. Димәк, гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар — гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Укучы. Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
Укучы . Бәйрәмсез бик күңелсез шул,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә.
Җыр: “Бүген бәйрәм”
1.Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
2.Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек- ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
3.Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Зур бәхетләр. Шатлык-куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
4.Имин булып атсын таң кояшы,
Йөзегезгә нурлар сибелсен.
Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык
Һәм гомерлек бәхет китерсен.
5.Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
Укытучы: Гаиләнең терәге- ир-ат,әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше- гаилә башлыгы.Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр — ил терәге , гаиләнең төп таянычы да.Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.
Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, томыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!
6. Мин бәхетле, чөнки пар канатлы,
Җылы безнең гаилә учагы.
Ул учакны сүндермичә тота
Әниемнең җылы кочагы.
7. Әтиемнең гадел киңәшләре,
Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,
Өйне нурлы, ә безне бәхетле
Итү өчен шулар бик җитә.
8 . Әти җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Җиңгәне булмаса да,
Ул иң – иң көчле кеше
Баһадир төсле кеше.
9.Ул зирәк тә, шаян да.
Акыллы да, гаҗәп тә
Кем дисезме, ул кеше?
Безнең әти, әлбәттә.
10.Әти эштән кайтып керсә,
Өйләр яктырып китә.
Көне буе сагынгандыр,
Ул да кайта атлыгып.
11. Хәлне сорый, баштан сыйпый,
Миңа чаңгы көйләшә.
Әнием белән дә әти
Гел елмаеп сөйләшә.
12. Барыбызга да булыша.
Үзенең дә күп эше.
Әнигә, миңа, энемә
Әти- иң кирәк кеше
13. Минем әткәй көндә эшкә китә.
Арып кайта аннан кичләрен.
Елмаюы итеп алып кайта
Шәфкатьләрнең алсу төсләрен.
14.Әткәй,әткәй, синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле?
Кояш сыман әнкәй берәү булса,
Син дә безгә шулай кадерле.
15.Кая барсаң, күз алдында,
Һәрчак күңелдә яши.
Ул-безнең иң якын кеше
Ул, белегез, __ кем? (Безнең әни)
16.Кем куллары өйне,җирне ямьли?
Изгелеге үлчәү тапкысыз
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы
Яшәү яме- әнкәй, хатын-кыз.
А.б. Әни — ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат.Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле,иң мәрхәмәтле газиз кешебез.Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше дә- ана.
Әни — җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз.Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт,бәхетле булсыннар өчен без аларга үзебезнең сөюбезне бүләк итик!
Җыр. “ Әниләргә сөю бүләк итик”
17 . Син,әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Бар өйгә нур бөркелә.
18.Нинди генә зарым булсын,
Нинди генә моңым булсын,
Нинди генә серем булсын,
Сөйләми дә, сорашмый да
19. Әнием, кадерлем,
Син- хөрмә җимешем.
Син- йөрәк тибешем.
20 . Әнием, әнием,
Иң кадерлем ,син минем.
Мин сине яратып, иркәләп торырмын.
Мин сиңа тормышта
21. Иң кадерле кешебез син,
Син булганга без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
22. Күмәкләшеп барыбыз бергә,
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Бүген гаилә бәйрәме!
Җыр: “Рәхмәтле мин Ходаема”
Укытучы: Сөекле әти- әниләребез! Бүгенге бәйрәм тәнегезгә җиңеллек, җаныгызга ял, күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен!
Бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез .
Ә хәзер сезне һәм укучыларны дәрескә чакырып кыңгырау шалтырар.Бүген безгә алты дәрес керә. Гаиләләр шушы дәресләрдә катнашып, үзләренең белемнәрен сынарлар, булганлыкларын күрсәтерләр.
Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәгә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм.
“ Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчак әремнән дә әче, кайвакыт кылыч кебек үткен, елан кебек чага да ул”.
Безнең беренче дәресебез – татар теле.
Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерегез.
— Оста барда кулың тый.
(Белгән барда телең тый).
-Эшлегә көн җитми.
(Эшсезгә көн үтми).
-Чит илдә солтан булганчы.
(Үз илеңдә олтан бул).
-Яхшы гадәт адәм итәр.
(Яман гадәт әрәм итәр).
-Ана күңеле балада.
(Бала күңеле далада).
-Ашаганың белән мактанма.
(эшләгәнең белән мактан)
-Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә. (игелек күрмәс).
-Ата –анасын хурлаган,
Үзен. (хурлаган булыр).
2. Балаларыгызның исемнәре ни сөйли икән, әйдәгез тыңлап карыйк әле.(әти-әниләр балаларның исемнәренең мәгънәләрен әйтәләр)
Тәнәфес.Хәйруллина Нәргизә. Ф.Тарханованың “Гөберле бака” исемле шигырен сөйли.
Икенче дәресебез – математика дәресе . Мин сезгә кызыклы сораулар бирермен, ә сез зирәклекне эшкә җигеп, дөрес җаваплар бирерсез.
1.Елның кайсы айлары 28 көнне үз эченә ала?( барысы да)
2. Нинди сан уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бер төрле укыла?(кырык)
3. Нинди сәгать тәүлеккә 2генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә? (туктаган)
4. Бер кешенең 6 улы, аларның һәркайсының берәр сеңлесе булган. Бу кешенең барысы ничә баласы булган? (7)
5. Кешегә 7 яшь тулгач, ул нишли? (8 нче яшькә китә)
6. Әгәр төнге сәгать уникедә яңгыр яуса, җитмеш ике сәгатьтән соң көн кояшлы булырмы?( төн була)
7. Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган? ( Берәү дә калмаган. Икесе егылып төшкән, башкалары очып киткән.)
8. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була?
(имәндә алма булмый)
Тәнәфес. Кызлар башкаруында җыр. “Әни кирәк”
Өч Өченче дәресебез – педагогика. Һәрбер әти-әни педагог, тәрбияче бит ул. Гаи ләл ләләргә педагогик ситуацияләр тәкъдим итәбез. Ата-аналар аның нинди чишелешен таб табарлар икән.
1.Укытучы балагызның тәртибеннән зарланып көндәлеккә язып җибәргән.
- Көтмәгәндә балагыз “2”ле алып кайтты.
- Балагыз урамнан елап керде .Аны иптәшләре кыерсыткан икән.
- Балагыз , кибеттән сез сайлаган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.
- Балагызның тәртипсез балалар белән уйнаганын күрдегез.
- Балагыз сездән акча сорый.
- Балагызга вәгъдә иткән әйберне вакытында алып бирә алмадыгыз.
- Балагыз көн саен башка балалардан зарлана.
Ал.б. Хәзер гаиләләргә тормыш көнкүреш турында сораулар биреләчәк. Ромашка таҗыннан үзегезгә тиешлеләрен сайлап алыгыз.
1.Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк?
2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?
3. Нинди газета –журналлар алдырасыз?
4. Сезнең гаиләдә кем фикере өстенрәк?
5. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз?
6. Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез?
7. Сезнеңчә бәхет нәрсә ул?
8. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш?
Тәнәфес. Хәйруллина Фирүзә Ф.Яруллинның “Озын куллы кыз”исемле шигырен сөйли.
Дүртенче дәресебез- физкультура. Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ә хәзер һәр гаиләдән берәр кеше чыгып, шарны алга таба кәшәкә таягы белән этеп бара.
Тәнәфес. Хәйруллина Фирүзә башкаруында җыр.”Рәхмәт, әнием”
Бишенче дәресебез – сәнгать дәресе. Хәзер һәр команда берәр музыкаль номер тәкъдим итәр.
Алтынчы дәресебез – тәрбия дәресе. Һәр гаиләгә конверт бирелә. Анда хәрефләр язылган карточкалар салынган. Уенчылар шул хәрефләрне тиешле тәртиптә тезеп, җөмлә төзергә тиеш.(Гаиләләр тигез, тату булсын!).
Менә безнең дәресләр ахырына якынлашты. Без бүген кеше тормышында гаиләнең роле чиксез икәнлегенә тагын бер кат инандык.
Бүгенге кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, матур ки ңә ңәшләрен биргән әти-әниләргә зур рәхмәт.Гаиләләрегез тату,күркәм, тигез булсын. ала Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез,аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормы шы шыгызны тагы да нурландырып, бизәп торсын.
Се Сезнең бәхет капкасын,
Ка Кайгы-хәсрәт какмасын.
Бә Бәла-каза дигән нәрсә,
Се Сезнең өйне тапмасын.
Ку Кулыгыз-кулга нык торсын,
Бә Бәхетегез мул булсын.
Ах Ахыр сулуларга кадәр
Ни Нигезегез бер булсын.
Го Гомер итеп иректә,
Ка Картаегыз берлектә.
Сәламәт һәм шат булып.
“Гөрләшеп яшикче, дусларым!” җырын башкару.
“ Татыу ғаилә-ил терәге”
“ Татыу ғаилә-ил терәге”
Иҫән булһын, татыу булһын
Атайҙар һәм әсәйҙәр.
Бәхетле булып үҫһендәр
Ерҙә бөтә бәпәйҙәр.
Татыу ғаилә-илебеҙҙең таянысы, терәге.
Ғорурлыҡ менән тибер һәр сабыйҙың йөрәге.
Әсәй, атай-иң тәүге һүҙҙәр, иң тәүге һүҙҙәр.
Әсәй, атай-яғымлы һүҙҙәр, яғымлы күҙҙәр.
Бөтәбеҙҙең именлеген хоҙай һаҡлаһын.
Был донъяла бер бәпәй ҙә етем ҡалмаһын.
Һәр ғаиләлә татыулыҡ усағы дөрләп янһын!
Һәр ғаиләлә татыулыҡ усағы дөрләп янһын
Оставьте свой комментарий
У автора в друзьях: 1
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.
Гаилә бәйрәме
материал
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.
Ал кояш – күгебездә.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик –
Гаилә бәйрәме бездә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gail_byrme.docx | 30.4 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат . Гаиләләр белән элемтәне ныгыту. Балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү. Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү.
Материал . Гаилә альбомнары, гөлләр, К.В.Закирова, Р.Р.Гыйләҗетдинова “Мин бәйрәмнәр яратам” китабы.
Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, бүген бездә Гаилә бәйрәме!
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.
Ал кояш – күгебездә.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик –
Гаилә бәйрәме бездә.
1.Мин бәхетле гаиләм белән, Илмир
Яшимен әти-әнием белән!
Татулык – гаиләбез нигезе!
Әби-бабам – иң кадерле кеше!
2.Мин бәхетле гаиләм белән, Сәмир
Яшимен туганнарым белән!
Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,
Горурланам гаиләм белән!
3. Дөньяларда яшәү рәхәт, Алсу
Туганнар бергә булса;
Гаилә учагы hәрвакыт
Безне җылытып торса.
4. Тормыш җиңел бергәләшеп, Ислам
Янәшәдә әти белән
5. Йөрәгемнең иң түрендә – Ильяс
Туганнарым, яраткан гаиләм!
Дөньяда ничек яшәргә,
Кеше булырга шунда өйрәнәм.
6.Бүген — гаилә бәйрәме, Зилә
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
7. Так хочется, чтобы чаще Камил
Были вместе родители и дети.
Тогда будет лучше всем,
Жить на белом свете!
Алып баручы. Әйе, дөньяда ничек яшәргә, кеше булырга өйрәтүче дә, сине яратучы, яклаучы да – ул безнең гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Бәйрәмнәр кирәк әтигә!
Бәйрәмнәр кирәк әнигә!
Бабай белән әбигә!
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да,
Иң шәп бәйрәм – балачак!
Җыр “Күңелле балачак”.
Алып баручы. Әти, әни, әби, бабай – гаиләдәге иң хөрмәтле кешеләр, алар hәрвакытта сезнең турында уйлап, борчылып яшиләр. Сиңа ничә яшь булмасын – 5 яшьме, 6 яшьме, әллә 50 ме, hәрвакыт әни, аның назлы карашы, тәмле сүзләре, кайгыртуы кирәк. Әниеңнең яратуы никадәр зур булса, яшәве шулкадәр якты, шатлыклы булыр.
1.Әнием, кадерлем, Зилә
Син – энҗе бөртегем.
Син – хөрмә җимешем,
Син – йөрәк тибешем.
2.Әни, син минем җирдәге Раяз
Әни, син минем күктәге
3.Таң йолдызын хәтерләтә Ислам
Балдан да татлы тоела
4. Үләннәрдән дә йомшактыр Ильяс
Сиңа булсын бакчадагы
Алып баручы. Әни – кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз. Аларны яратыгыз. Әниегез сезне матур сүзләр белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек балаларын яраталар. Кулларына алып иркәләүче дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да – әтиләр. Әтиләрегез – гаиләгездә иң зур кеше, баш кеше, чөнки әтиләр гаиләнең башка кешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшне дә әтиләр эшли. Әйдәгез, иң кадерле кешеләребез турында мәкальләр әйтик, уйнап алыйк.
Уен “Мин башлыйм, сез дәвам итегез”.
Әти-әнисен тыңлаган – әдәм булган,
Тыңламаган – әрәм булган.
1.Әти кайтып керсә, Сәмир
Өйләр китә яктырып.
Көне буе сагынгандыр,
Ул да кайта атлыгып.
Хәлне сорый баштан сыйпап,
Миңа чаңгы көйләшә.
Әнием белән дә әти
Гел елмаеп сөйләшә.
Барыбызга да булыша
Үзенең дә күп эше.
Әнигә, миңа, апайга
Әти – иң кирәк кеше.
2.Бер ягымда – әтием, Алсу
Бер ягымда – әнием,
Уңымда да, сулымда да,
Яклар кешем бар минем.
3.Әти эштән кайтуга Илмир
Чабам аның янына,
Сагындым, сине, диеп,
Әти булганда рәхәт,
Ул – безгә бик зур терәк.
Гаиләбез башлыгы ул,
Барыбызга бик кирәк.
Уйныйк әле, җырлыйк әле,
Биик әле күп итеп.
Безнең бәйрәм кичәбезне
Сагынып сөйләрлек итеп.
Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның сезгә булган рәхмәтен, җылы хисләрен бию аша кабул итеп алыгыз.
Балалар башкаруында бию
1 Знают взрослые и дети, Камил
Что важней всего на свете.
Папа, мама, ты и я,
Вместе – дружная семья .
2. Очыйм дисәм, оча алам – Раяз
Канатларым бар минем.
Әтием дә, әнием дә
3. Олы бәхет – рәхәтләнеп Алсу
Яшәүләре гел бергә.
Аллаһ насыйп итсен безгә
4.Иң кадерле кешеләребез сез, Ильяс
Әтием hәм әнием.
Сез булганга, без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
Алып баручы: Әйдәгез, хәзер әти-әниләребез белән уеннар уйнап алыйк,гаиләләребез белән төрле конкурсларда катнашыйк.
— Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты – әти булса , финанс министры – әни була. Гаиләдә акчаны кем таба? Кем “туздыра”?
1 конкурс: “ Кайсы гаилә күбрәк акча таба? “.
Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.
Музыкаль пауза : Җыр. “ Гүзәл туган ягыбыз”
2конкурс: “ Тату гаилә “.
Әти һәм балалар катнаша. Бала әтисенең аяклары өстенә баса, әтисе баланы кулларыннан тотып билгеләнгән урынга бара һәм кайтканда да шулай кайталар.
3 конкурс: “ Аяк киемен дөрес тап “.
Әниләр һәм балалар катнаша. Балалар каршы якта урындыкларда тезелеп утыралар. Һәр ике командадагы балаларның да аяк киемнәре салдырып алына һәм барысын бер тазга салып куела. Әниләр тиз генә таз янына йөгереп киләләр , үз баласының аяк киемен эзләп таба , баласына кигертә һәм йөгереп кайтып эстафетены тапшыра.
4 конкурс: “ Җитез обручлар”.
Әти обручны бастырып куеп өстенә баса , аякларны күчереп , обручны әйләндереп алга таба бара һәм йөгереп кайта, эстафетаны әнигә тапшыра. Зур балалар шуны ук кечкенә обруч белән эшли, кечкенәләр — обручны гәүдәгә киеп йөгереп кайталар.
5. конкурс: “ Тоннель аша чык “.
Әтиләр һәм әниләр аякларын аерып таралып басалар, ә балалар үрмәләп шул тоннельләр аша чыгалар, йөгереп кайталар.
6. Конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)
-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)
-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)
-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)
-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)
-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)
-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)
-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк)
Воспитатель: Дети я вам хочу предложить поиграть, но вам нужно внимательно слушать и громко отвечать.
Игра «Да, да, да» или «Нет, нет, нет».
— Мама папу обижает?(нет, нет, нет)
— Папа с вами поиграет?(да, да, да)
— Папа ходит в магазин?(да, да, да)
— Покупает лимузин?(нет, нет, нет)
— Мама купит вам конфет?(да, да, да)
— И пожарит вам котлет(да, да, да)
— В садик кошку вы возьмете?(нет, нет, нет)
— Суп в тарелку вы нальете?(да, да, да)
— Стол накроете для мамы?(да, да, да)
— Папу угостите пирогами(да, да, да)
— С праздником поздравим всех?(да, да, да)
— Ожидает всех успех?(да, да, да)
— День семьи отметим мы?(да, да, да)
— Всем подарим мы цветы?(да, да, да)
Воспитатель: Молодцы! Очень хорошо играли,
“Ягымлы сүзләр”уены (ягымлы сүзләр әйтешү)
Алып баручы: Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле,тәмле телле, игътибарлы булыйк. Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк, бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр.
Ярышларның иң күңелле вакытына , бүләкләүгә килеп җиттек. Сүзне жюрига бирәбез. Һәр гаиләгә грамоталар тапшырыла.
Шуның белән безнең бәйрәм кичәбез азагына якынлашты , барыгызга да вакытыгызны кызганмыйча килгән өчен, бик зур рәхмәт ! Барыгызга да исәнлек – саулык, гаилә бәхете телибез!
Бию “Татар халык биюе” (Балалар чакыра).
Без телибез имин көннәр, Гел шатланып типсен йөрәкләр,
Гаиләдә бәхет, муллык, сәламәтлек булсын, Кабул булсын әйткән теләкләр.
Гаилә бәйрәме белән!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра. Ата-ана үрнәг.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г.
Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый.
— Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү- Гаиләләрдә балаларны милли рухт.
Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля).
Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р.