Гдз тат яз 4 класс хайдарова ахметзянова
Неплохая книга. Прочла с интересом. Раньше этот автор мне не встречался.
Черный настрой (ЛП)
Всё то же самое. Много разговоров обо всём и ни о чём. Их можно сократить раза в два без ущерба для романа. Криминально-фантастическая часть вроде интерес держит.
Пока смерть не разлучит нас
Легко . Весело. Местами очень весело С несколько сумбурным концом. У героини таки есть чему поучиться ;-).
В переулках Соэрро
Неплохой сюжет, хороший слог, но конец скомканный. Обозначенно, как серия, возможно, планировалось продолжение. Автору не мешало бы отредактировать текст, очень много ошибок — и грамматических («лож» просто
Татар теле (Татарский язык) — 4 класс, 1 часть
Рейтинг: 0.0/5 (Всего голосов: 0)
Аннотация
Учебник для образовательных организаций начального общего образования с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык)
Линейка учебников «Татар теле» («Татарский язык») (1-4 классы) Р.З.Хайдаровой, Н.Г.Галиевой, Г.М.Ахметзяновой, Л.А.Гиниятуллиной издательства «Татармультфильм» входит в Федеральный перечень учебников, рекомендуемый к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования.
Рабочая программа для 4 класса по татарской литературе ФГОС (Хайдарова)
Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру
(рус төркемнәре өчен)
Барлыгы – 105; атнага – 3 сәг.
Планлаштырылган контроль дәресләр: диктант-2, сүзлек диктанты – 8; тест – 1; контроль эш-4; изложение – 2; мөстәкыйль эш – 2; тәрҗемә эше-3
Административ контрол ь дәресләр: 2 сәг.
Экскурсияләр: 3 сәг.
1. Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11 нче с-флар/(басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы).- Казан : Татар. кит. нәшр., 2011
2. Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе,”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа, 1-4 нче сыйныфлар, Төзүче-авторлары : К. С. Фәтхуллова , Р. З. Хәйдәрова. –Казан: 2011
Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова , Г.М. Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина,Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен): Ике кисәктә. -Казан: “Татармультфильм”нәшрияты, 2014.- 152 б.,128б.
Борһанова Р.А. Татар теле өйрәнә нәниләр: Балалар бакчалары өчен кулланма.-Казан:, 2005.-207 б. Мәгариф
Гәрәева Г.Ф. Уйный-уйный укыйбыз. – Казан: Яңалиф, 2007.-240 б.
Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. –Казан: Яңалиф, 2007.-56 б.
Р.З Хәйдәрова , Р.Л.Малафеева. Татар теле таблицаларда. Яр Чаллы, 2005
Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы.- Казан: Гыйлем , 2008.
Татар теленнән диктантлар: 1-4 с. өчен.- Казан: Мәгариф, 2006. -159 б.
Фатхуллова К.С., Газизова А.Н. Тесты по татарскому языку: для 4 класса четырёхлетней начальной школы (для русскоязычных учащихся). -.- Казань: Гыйлем, 2010
Хәйдәрова Р.З. Рус телле балаларга татар теленнән ситуатив күнегүләр. Яр Чаллы, 1998
Хәйдәрова Р.З. Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән конроль эшләр. Яр Чаллы, 2010
4 нче сыйныф өчен
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
Эш программасы статусы.
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Татар теле”, “Әдәбият”(“Әдәби уку”) фәннәрен укыту башлангыч , төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән базис һәм үрнәк уку- укыту планнары(ТР мәгариф һәм фән министрлыгы 2012 елың 9 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4154\12 санлы , 2012 нче елның 10 июлендә гамәлгә кертелгән 4165/12 санлы боерыклары).
ТР мәгариф һәм фән министрлыгының 9777/12 санлы (13.08.2012 ел), 9127/13 санлы (09.07.13 ел) хаты
МББУ 8 нче номерлы урта мәктәпнең педагогик совет утырышында каралган укыту планы, беркетмә № , август 2016ел (Приказ № , август.2016)
Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе,”Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа, 1-4 нче сыйныфлар, Төзүче-авторлары : К. С. Фәтхуллова , Р. З. Хәйдәрова. –Казан: 2011
Дәреслек : Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина Татар теле : Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен): Ике кисәктә. -Казан: “Татармультфильм”нәшрияты, 2014.- 152 б.,128б.
1994 елның 20 июлендә расланган “Татарстан республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.
Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
Программа елга 105 сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать.
Белем бирү нәтиҗәләренә (гомуми белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә) таләпләр
Татар теленнән белем бирү нәтиҗәләренә таләпләр укыту программаларында күрсәтелгән белем дәрәҗәсен үзләштерүне тикшерү максатын күз алдында тота. Укыту учреждениеләрендә алына торган белем сыйфаты һәм аның эчтәлеге белән укучылар һәм ата-аналар танышырга бурычлы. Программалар үтәлмәгән очракта ата-аналар дәгъва белдерергә хокуклы.
Татар теленнән белем бирү нәтиҗәләре гомуми белем бирү системасының максатына туры китереп эшләнә һәм шәхси, иҗтимагый ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә йөз тота.
Дәүләт аккредитациясенә ия булган урта, махсус урта һәм югары ьөнәри белем бирү учреждениеләре чыгарылыш һәм кабул итү имтиханнарында бары тик стандартта каралган таләпләрне генә куя.
Татар теленнән гомуми белем бирү программаларын үзләштерүгә куелган таләпләр төрле дәрәҗәдәге гомуми урта белем бирү системасының торышын билгеләүдә, гомуми белем бирү учреждениеләрен һәм укытучыларны аттестацияләүдә нигез булырга тиеш. Белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы һәм аңа куелган таләпләр чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт имтиханнын үткәрүдә төп нигез була.
Татар теленнән башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;
татар теленең авазларын ьәм хәрефләрен, аларның әйтелеш ьәм
язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;
сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;
өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера ьәм аларның
үзенчәлекләрен аңлата белү;
сүзтезмә ьәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;
җөмләнең баш ьәм иярчен кисәкләрен аеру;
авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һ әм җөмләгә өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү.
Татар теленнән башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында формалашырга тиешле күнекмәләр:
бирелгән җөмләләрне аңлап ьәм дөрес итеп укый белү;
35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле тестны дөрес итеп күчереп язу;
фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;
укылган (тыңланган) текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;
зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;
диалогик ьәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу;
төрле төрдәге диктант, изложение, сочинение язу;
татар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера ьәм алардан мисаллар китерә белү;
көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;
татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу.
Татар теленнән башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:
татар теленең башка телләр арасындагы урыны;
телнең лексик ьәм грамматик чаралар байлыгы; лексик составның чыганаклары;
аралашу даирәсенә карап сүзләрне сайлау мөмкинлекләре;
Татар теленнән башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында
тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;
тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына ьәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;
татар һәм рус телләренең уртак ьәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;
татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән лексик чараларны аеруга игътибар юнәлтү;
татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.
Татар теленнән башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:
баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;
укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;
тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;
укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.
Гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе (1 нче баскыч – 1-4 сыйныфлар)
Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә ьәм җөмләләрне аңлау, аларны аера белү. Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә төшенү, аның буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмә үткәрү.
Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү, аерым темалар буенча әңгәмә кору. Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеген сөйләү, текстның планын төзү. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү; сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.
Башлангыч сыйныфларга тәкъдим ителгән күләмдәге текстны аңлап, орфоэпик нормаларны саклап, җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм яңалыгын белдергән кисәкләргә логик басым ясап, йөгерек итеп укый белү. Текстның темасын билгели алу. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерүе.
Язу һәм язма сөйләм.
Фикерне, хәбәрне, укылган текст эчтәлеген орфография кагыйдәләренә нигезләнеп, грамматик дөрес язу.
Лингвистик компетенция Фонетика. Графика. Орфоэпия. Орфография
Хәреф һәм аваз турында төшенчә. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр.Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар. Татар телендә сингармонизм законы: рәт һәм ирен гармониясе.
Иҗек. Иҗек калыплары. Сүз басымы. Хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе.
Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары. 38 хәрефтән торган татар алфавиты. Хәрефләрнең каллиграфик яктан дөрес язылышы.
Сүз, аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Синоним, антоним һәм омоним сүзләр. Татар теленең сүзлек составы. Төрки-татар сүзләре һәм альгама сүзләр.
Лексикография турында мәгълүмат. Сүзлекләрне куллана белү.
Исем. Исемнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Исемнең сан, килеш, тартым белән төрләнеше.
Сыйфат. Сыйфатның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Сыйфат дәрәҗәләре, аларның дөрес язылышы һәм кулланылышы.
Сан. Санның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Микъдар, тәртип, җыю саннары.
Алмашлык. Зат, сорау, күрсәтү алмашлыклары. Аларның килеш белән төрләнеше. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле.
Фигыль. Фигыльнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Боерык һәм хикәя фигыль. Аларның барлык-юклык, зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заман формалары. Фигыльне сөйләмдә дөрес куллану. Инфинитив.
Рәвеш. Рәвешнең мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылышы.
Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Баш, юнәлеш, чыгыш килешләрен таләп итә торган бәйлекләр, аларны сөйләмдә дөрес куллану.
Кисәкчә. Кисәкчәләрнең мәгънәләре , сөйләмдә кулланылышы.
Теркәгеч. Теркәгечләрнең төрләре, аларның җөмләдә кулланылышы.
Сүзтезмә һәм җөмлә. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Җөмләдә сүз тәртибе. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрләре һәм аларны дөрес интонация белән әйтү.
Тиңдәш кисәкләр, алар янында тыныш билгеләре.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция
Татар халкының милли гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте. Татар халкының мәкаль-әйтемнәре, табышмаклары. Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре, матур әдәбият әсәрләреннән милли үзенчәлекне чагылдырган лексик берәмлекләр. Көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты нормалары.
4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның грамматик минимумы:
Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.
Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.
Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.
Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.
Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.
Чагыштырма, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.
Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру.
Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру.
4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:
1. Сүз басымы . Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.Басымның үзенчәлекле очракларын белү.
2. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.
3. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.
СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР:
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү,интонацияне аеру;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
Программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;
Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
Тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек, яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.
Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес итеп укый белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълуматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
укыганда, сүзлекләр куллана белү.
Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;
конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләрне кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.
Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә башлангыч белем бирү төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты –башлангыч белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү. Укытуның берен че баскычында ук инновацион технологияләрдән, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан файдалану зарур.
Татарстан Республикасы Конститу циясенең 8 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.
Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.
Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.
теленә өйрәтүнең төп максатлары:
башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:
1) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
2) татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм төзергә өйрәтү;
3) программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм оештыруга ирешү;
4) татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтеп, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
5) өйрәнелгән фонетик, лексик- грамматик күренешләрне гамәли үзләштереп, язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, 1-3 нче сыйныфларда өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла.
Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән лексик берәмлекләр, аларның грамматик формалары, җөмлә калыплары уку дәресләрендә бәйләнешле сөйләмдә кулланыла.Татар халык авыз иҗатын, милли төбәк компонентына караган материалларны өйрәнү дә күздә тотыла.
Грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.Укучыларның белемнәренә таяну, беренчедән, ике телгә хас булшан охшаш һәм аермалы якларны ассызыклау булса, икенчедән, алган белемнәрне ныгыту булып тора, өченчедән, яңа материалны аңлату өчен вакыт күбрәк кала.
Программа гамәлдәге базис план буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә.
Эш программасы структурасы:
Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: титул битеннән, аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган тематик планлаштырудан, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән, әдәбият һәм укыту чараларыннан.
Темага караган төп төшенчәләр
Яңа уку елы котлы булсын
Татар теленең хәреф-аваз системасы. Ничә? Ничәнче?сорауларына җавап бирү
Кошлар һәм хайваннар дөньясында
Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны, мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллана белү. Билгесезүткән заман хикәя фигыль
Сүзләрнең антоним парлары. Мин эшли беләм төзелмәсе.
Фигыльләрнең заман формалары
Дүрт аяклы дусларыбыз
Исемнәрнең килеш, зат белән төрләнешен кабатлау.